Административ-территориаль буйсынуы

1919 елда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 20 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Бәйрәкәтамак авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда «Көрәш-Бүләк» колхозы оештырыла. 1943 елда өч колхозга: «Көрәш-Бүләк», Жданов исем., «Татарстан» колхозларына бүленә.

1950 елдан – берләштерелгән Мичурин исемендәге (үзәк утары – Көрәш-Бүләк авылы; шулай ук юкка чыккан Вятский һәм Ермаковка поселоклары да керә), 1958 елдан – Ильич исемендәге (үзәк утары – Бәйрәкәтамак авылы), 1990 елдан – аерылып чыккан «Көрәш-Бүләк» (үзәк утары – Көрәш-Бүләк авылы) колхозлары; 1993 елдан – «Көрәш-Бүләк» акционерлык җәмгыяте, 2002 елдан – «Көрәш-Бүләк» крестьян-фермер хуҗалыгы, хәзерге вакытта – «Латыйпов Р.Х.» (2008 елдан), «Әхмәтшин Н.Ә.» (2010 елдан), «Фәйзрахманов Р.Р.» (2012 елдан), «Хаҗиева Ф.Ф.» (2019 елдан) эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Клуб (2003 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1938 елда – 325,
1949 елда – 215,
1958 елда – 175,
1970 елда – 305,
1979 елда – 247,
1989 елда – 132,
2002 елда – 184,
2010 елда – 154,
2020 елда – 124 кеше (татарлар).