Биографиясе

1921 елның 2 феврале, Казан — 2009 елның 20 январе, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң (1952), Тукай районы «Красный Ключ» совхозында баш ветеринар табибе.

1957 елдан Казан ветеринария институтында, 1972–1984 елларда микробиология лабораториясе мөдире. 1984–1991 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институтында түләмәне өйрәнү лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрендә некробактериоз, дуңгыз рожасы, тилчә, түләмә авыруларын өйрәнүгә карый. Авыл хуҗалыгы терлекләрендә түләмәгә люминесцент ысул белән диагноз кую ысулын эшли.

38 авторлык таныклыгы бар. 18 тәкъдиме авыл хуҗалыгы производствосында гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Казанский ордена Ленина ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана: (К 120-летию вуза). Казань, 1993.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины: (1873–2006 гг.). Казань, 2006.