Эчтәлек

1962 елның 5 июнендә Актаныш районы Күҗәкә авылында туа.

1987 елда Казан университетының механика-математика факультетын тәмамлый. 1992–1996 елларда Г.Ибраһимов исем. ТӘһСИ аспирантурасында укый. Фәнни җитәкчесе – филология фәннәре докторы, профессор, академик М. З.Зәкиев. 1996 елда филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2000–2001 елларда ике тапкыр Болгария Мәгариф һәм фән министрлыгы, Шәрык телләре һәм цивилизацияләре үзәге стипендиаты. 2005–2006 елларда – Халыкара Шәрык телләре һәм мәдәниятләре үзәге стипендиаты (Португалия).

2007–2010 елларда – Европа халыкара программасы буенча докторант. Белгечлеге "Тел гыйлеме".

«Мәгариф» («Совет мәктәбе») журналының фәнни мөхәррире һәм математика-физика, педагогика һәм укыту методикасы бүлеге мөхәррире.

Халыкара мәдәни-агарту һәм фәнни эшчәнлек үзәгенә (Варна шәһәре, Болгария Республикасы) нигез салучы һәм аның җитәкчесе.

«Ауропа татарлары альянсы» халыкара иҗтимагый оешмасының фән һәм мәгариф буенча җитәкче урынбасары.

Хәйруллина-Вәлиева чит илләрдә татар телен, мәдәниятен һәм тарихын популярлаштыруга өлеш кертә, халыклар арасында мәдәниятләр диалогына ярдәм итә.

Бөтендөнья татар конгрессы медале белән бүләкләнгән (2018).

Хезмәтләре

1. Albina G. Khayrullina-Valieva (2019). Unique Leather Mosaic: History, Terminology, National Traditions. – Kazan: publishing house “Yaz”.

2. Albina G. Khayrullina-Valieva (2013). Ancient Bulgarians: Linguistics, Culture and History (publ. in Bulgarian).– V.Turnovo: Abagar.

3. Albina G. Khairullina-Valieva. (2011). Linguistics and Culture of Ancient Migrants to Europe in a Broad Historical Context. - Sofia: National Library St.st. Cyril and Methodius.

4. Albina G. Valieva (2004). “Formation and Development of Mathematical Terminology in the Tatar Language" (publ. in Russian) (Formirovaniye i razvitie matematicheskikh terminov v tatarskom yazike”). – Kazan: Shkola.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.

Рамазанова Д. Төгәл фәннәр тарихыннан җитди хезмәт // “Мәгариф”, 2004. - № 11.

Казанская лингвистическая школа. Книга первая: Казанская тюркская лингвистическая школа / сост. М.З. Закиев. –Казань: Татар. кн. изд., 2008.