Эчтәлек

Радио белгечләрен укыту һәм радиоэлемтә чараларын әзерләү өчен оештырыла.

Ил күләмендә андый базалар Владимир, Саратов, Тверь шәһәрләрендә төзелгән була.

1919 елның 17 апрелендә Саратов шәһәрендә оештырылган база, шәһәргә Ак армия частьлары һөҗүме сәбәпле, Казанга күчерелә һәм 1 сентябрьдән 2 нче Радиотелеграф оешмаларының Казан базасы дип атала башлый.

Радиобаза шәһәрнең иске өлешендәге Новиковлар дачасында (хәзер Н.Ершов урамы) урнаша һәм 1923 елга кадәр эшли. Ул укыту-тәҗрибә радиостанциясе булган лабораториядән, радиотелеграфистлар әзерли торган радио мәктәбеннән, оешмаларның дивизионыннан, радиостанцияләр төзәтү һәм җыю остаханәләреннән тора. Радиотелеграф оешмаларының Казан базасының эше Мәскәүдән Ходынка тапшыру станциясеннән Морзе коды белән җибәрелгән радиотелеграммалар кабул итүче 1 нче Казан радио кабул итү-тапшыру станциясе эшчәнлеге белән килешенеп алып барыла.

Базаның башлыгы итеп радиоинженер-сынаучы А.Т.Углов билгеләнә; базада радио белгечләре А.В.Дикарёв, С.К.Папазов, Н.Чистов һ.б. эшли.

Радиотелеграф оешмаларының Казан базасында сүнми торган тирбәнешләрнең лампалы тапшыргычларын куллануга нигезләнгән радиотелефон элемтәсенең һәм тавышны үткәргечләр буйлап тапшыруның илкүләм башлангычын тәшкил иткән тикшеренү һәм конструкторлык эшләре алып барыла. А.Т.Углов һәм З.В.Виткевич схемалары буенча (1920) 1 мең Вт егәрлекле бер каскадлы 10 лампалы тапшыргыч конструкцияләнә.

Беренче радиотапшыруларның радиосигналларын 65 км га, ә көчәйткечләр белән 200 км га кадәр кабул итәргә мөмкин була.

1921 елда сүнми торган тирбәнешләрнең радиотелефон һәм радиотелеграф режимнарында 1500 м озынлыктагы радиодулкыннар белән эшли торган 100 лампалы тапшыргыч булдырыла. Бу тапшыргыч югары ешлыклы тирбәнешләрне көчәйтүче 3 каскад белән эшли, алар пароходларга куелган радиостанцияләр аша Идел буе шәһәрләре белән радиоэлемтә тәэмин итәләр.

Югары ешлык генераторларын куллану радиотелеграф техникасына керткән зур өлеш була.

1919–1920 елларда Дикарёв системасындагы 6 һәм 9 лампалы көчәйткечләр һәм 12 лампалы өч каскадлы Углов конструкциясендәге түбән ешлыклы көчәйткеч (30 Вт егәрлек бирүче) эшләнә.

1920 елда Радиотелеграф оешмаларының Казан базасында В.И.Баженов, Л.В.Виткевич һ.б. системасындагы 9 радиопеленгатор станциясе эшләп чыгарыла; аларга куелган 6 лампалы көчәйткечләр 600 км га кадәр ераклыктагы дошман радиостанцияләрен табу мөмкинлеген бирә.

Казан базасы Татарстанда гражданнар радиоэлемтәсен булдыруга зур йогынты ясый. 1920 елда ул хөкүмәт телеграммаларын кабул итә һәм тапшыра башлый; Уфа, Сембер, Оренбург, Чиләбе, Вятка, Түбән Новгород, Саратов шәһәрләре белән радио элемтәсен урнаштыра.

1921 елдан армия радиостанциясе тулаем Почта һәм телеграф халык комиссариатына, гражданнар оешмалары һәм халык карамагына күчә.

1920–1921 елларда республиканың Арча, Мамадыш, Кама Тамагы, Чистай, Лаеш, Минзәлә, Богородский, Зөя, Буа, Биләр, Тәтеш торак пунктларында кабул итүче радиостанцияләр эшли башлый. ТАССРның Почта һәм телеграф идарәсе составында радиотелеграф бүлекчәсе оештырыла, радио курслары ачыла.

1920 еллар башында Казанда Радио дуслары җәмгыяте барлыкка килә; җәмгыять әгъзалары П.Я.Ключевский, В.М.Тимофеев, И.М.Романов, Ш.Х.Усманов, В.М.Дюков, А.Н.Плясов һ.б. радиоалгычлар, көчәйткечләр, радиоҗайланмалар әзерләү белән шөгыльләнәләр, шәһәрдә радио элемтәсен оештыру эшендә башлап йөриләр.

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь. К., 1988;

Айтуганова М. Первые опыты радиовещания в Татарстане // Тыңлагыз, Казан сөйли! — Слушайте, говорит Казань! 1927–1997. К., 1998;

Милицын Б. Радио и время // Респ. Татарстан. 2000. 10 июня;

Залялов Р.Г. Людей связующая нить. К., 2003.

Авторлар: Б.Р.Милицын, Е.А.Стахов