Тарихы

1667 елдан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгы чорында нигез салына).

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тал чыбыгыннан үрү, агачтан йорт кирәк-яраклары һәм савыт-саба ясау, сарык тиресе иләү, күн эшкәртү, йон тетү һәм итек басу, бәйләү, җеп һәм киндер тукыма ману, чигү, келәм һәм паласлар туку кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авыл училищесе (1841 елда ачыла), чиркәү (1927 елда яна), ярминкә, базар (һәр пәнҗешәмбедә) эшли.

1839 елда – авылда мәктәп, 1861 елда ир балалар һәм кыз балалар училищесе ачыла, 1894 елда – ике сыйныфлы, 1917 елда дүрт сыйныфлы итеп үзгәртелә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Городище авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда – “Возрождение” колхозы (беренче рәисе – П.Ухливанов) 1931 елда “1 мая” (беренче рәисе – К.Ф.Храмов), Ленин исемендәге (беренче рәисе – Д.Юркин), К.Маркс исемендәге (беренче рәисе – А.Н.Дубанов) колхозлары оештырыла. 1938 елда “Возрождение” колхозы “Красное Городище” итеп үзгәртелә, 1950 елда бөтен колхозлар “Путь Ленина” колхозына берләштерелә.

1995 елдан – “Путь Ленина” крәстиян-фермер ассоциациясе, 2004 елдан – “Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан – “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Городище” филиалы.

Халкы күбесенчә филиалда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда 1 нче баскыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык мәктәп, 1960 елда – сигезьеллык, 1975 елда – урта мәктәп (1984 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2015 елда мәктәпкә Дан орденының тулы кавалеры Г.Т.Семёнов исеме бирелә.

Мәктәп каршында 1995 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (1000 нән артык экспонатлары туган төбәкнең тарихына, мәдәниятенә, традицияләренә һәм көнкүрешенә багышлана; оештыручылары – Ю.А.Новый һәм Ю.С.Мутин).

Авылда балалар бакчасы (1920 елдан, 1988 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (бинасы 1971еда төзелә), китапханә (1920 елдан, 1971 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1936 елдан), Богоявление Господня чиркәве (2015 елдан, меценат Н.Ф.Угаслов акчасына төзелә) бар.

Мәдәният йорты каршында “Сияние” чуаш театр коллективы (1976 елдан, оештыручысы – М.С.Бушуева), “Салкус” чуаш фольклор коллективы (1982 елдан, оештыручысы – П.И.Миронов), “Берёзка” хор коллективы (1984 елдан, оештыручысы – П.И.Миронов), “Шевле” хореография коллективы (2006 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә 7850 кв.м мәйданлы Болгар чоры Городище торулыгы табыла (авыл халкы сөйләве буенча, хәрби шәһәрчек һәм хәрби пост авыл янында Екатерина II патшалык иткән вакытка кадәр сакланган, авылның төньягында бүрәнәләр белән ныгытылган җир казып ясалган озын чокырлар булган).

Күренекле кешеләре

А.Ф.Мокшин (1927–1996) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, ике Ленин ордены кавалеры;

Г.Т.Семёнов (1919–1981) – разведчик, гвардия өлкән сержанты, Дан орденының тулы кавалеры, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Н.Ф.Угаслов (1952 елда туган) – җитештерүдә оештыручы, җәмәгать эшлеклесе, меценат, ТРның һәм Чуаш Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуаш Республикасының атказанган төзүчесе, Чуаш милли конгрессы президенты, “Чуаш Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры;

А.Н.Шихранов (1954 елда туган) – физик, төбәкне өйрәнүче, СССР ФА Казан физика-техник институты, РФА Казан гыйльми үзәге (1979 елдан) фәнни хезмәткәре;

Н.Н.Шихранов (1946–1998) – галим-физик, физика-математика фәннәре кандидаты, РФА Казан гыйльми үзәгенең Казан физика-техник институты директоры урынбасары (1990–1997 елларда).

Халык саны

1859 елда – 1060,
1910 елда – 1438,
1938 елда – 2681,
1949 елда – 1947,
1958 елда – 2118,
1970 елда – 2062,
1979 елда – 1764,
1989 елда – 1162,
2002 елда – 869,
2010 елда – 771,
2018 елда – 767 кеше (чуашлар).