Биографиясе

1903 елның 11 декабре, Казан губернасы, Лаеш өязе Казиле авылы — 1976 елның 12 апреле, Казан.

Мәскәү университетын (1930) һәм Казан юридик институтын (1937) тәмамлый.

1922 елда Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. 3 нче курстан ТАССРның Лаеш кантоны халык мәгарифе инспекторы итеп билгеләнә.

1925–1926 да Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң Лаеш районында эшли: ВКП(б) район комитетының бүлек мөдире, район халык мәгарифе инспекторы.

1934 елдан Казан юридик институтында: политэкономия кафедрасы мөдире, иҗтимагый фәннәр факультеты деканы. 1942 елдан Казан педагогия университетының, 1943–1968 елларда Казан университетының политэкономия кафедралары мөдире. Бер үк вакытта, 1950 елларда, Казан авиация институтында һәм Казан консерваториясендә укыта.

Хезмәтләре Татарстанда икътисади фикер тарихына, колхозлар төзелеше, хуҗалыкны рациональ алып бару мәсьәләләренә карый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Экономическая мысль в Казанском университете // Уч. зап. Казан. университета. 1957. Т. 117, кн.3; 

Колхозный строй в Татарии и новый этап его развития. К., 1958; 

Рациональное использование земли — важное условие роста колхозных доходов. К., 1966 (автордаш).

Автор — Ф.С.Зыятдинов