Биографиясе

1928 елның 5 декабре, Бөгелмә кантоны Габдрахман авылы — 2008 елның 9 апреле, Казан; туган авылында җирләнә.

Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң (1951), Азнакай шәһәрендә һәм туган авылында мәктәп укытучысы булып эшли.

1958–1986 елларда СССР ФАнең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. Хезмәтләре татар теле лексикологиясенә һәм лексикографиясенә карый.

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (т. 1–3, 1977–1981) мөхәррирләреннән берсе; татарча-русча, синонимнар, терминологик сүзлекләр төзүче.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Синонимия татарского языка. К., 1962; 

Синонимнар сүзлеге. К., 1999 (автордаш).