Лаеш районының Столбище һәм Комлы Кавал авыллары арасында.

Су өслегенең мәйданы 1,5 га. Күләме 7500 м3. Озынлыгы 690 м, иң зур киңлеге 50 м. Уртача тирәнлеге 0,5 м, иң зур тирәнлеге 2 м.

Күлнең барлыкка килүе карст-суффозия күренеше белән бәйле. Формасы озынча. Ярлары сөзәк, таллар белән капланган.

Күлнең уртасында йөзмә «үлән-утрау» бар.

Күбесенчә явым-төшем сулары белән туена. Суы гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы типта. Җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак.

Сызалар буйлап зур күләмдә ком-балчык, яңгыр һәм кар сулары агып кергәнгә, күл акрынлап үлән белән каплана һәм ләмләнә.

Күл акчарлаклары колониясе табигать истәлеге составына керә.