Биографиясе

1946 елның 19 мартында Казанда туа.

Ленинград хореография училищесын (1965 ел), Казан университетының юридик факультетын (1973 ел) тәмамлый.

1965–1987 елларда Татар опера һәм балет театры солисты, 1987–1988 елларда Казан музыка училищесф хореография бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Музыка җәмгыяте рәисе урынбасары (1988–1997 еллар), рәисе (1997–1998 еллар).

Иҗаты

Хореографик партияләре арасында Альберт («Жизель, »А.Адан), Базиль, Солор («Дон Кихот», «Баядерка», Л.Минкус), Зигфрид, Дезире, Принц («Аккош күле», «Йокыга талган гүзәл», «Щелкунчик», П.Чайковский), Ромео, Принц («Ромео һәм Джульетта», «Золушка», С.Прокофьев), Габдрахман («Раймонда», А.Глазунов), Хозе («Кармен-сюита», Ж.Бизе-Р.Щедрин), Байтимер («Әсәл», В.Власов), Штраус («Вена урманы әкиятләре», И.Штраус) һ.б. бар.

Ачык чагылышлы актёрлык сәләте, ялгыз бию буенча көчле техникасы һәм парлы бию остасы булуы белән аерылып тора.

Әдәбият

Народные артисты. Казань, 1980.

Автор – В.Н.Горшков