Биографиясе

1983 елның 27 августында БАССРның Стәрлебаш авылында туа.

Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясен (2005) һәм «ТИСБИ» идарә университетын (2016) тәмамлый.

2018–2019 елларда — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге башлыгы.

2019–2022 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

2022–2024 елларда — ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы.

2024 елдан ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты каршындагы эксперт советы әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре рус-татар билингвизмы һәм эксперименталь лингвистика өлкәләренә карый.

Бүләкләре

Медальләр, мактау грамоталары һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә.