- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәр докторы (1972), Башкортстан Республикасы ФАнең мөхбир әгъзасы (1991), БАССРның атказанган фән эшлеклесе (1979)
1931 елның 9 феврале, БАССРның Гафури районы Кормантау авылы — 2007 елның 30 сентябре, Уфа.
Уфа нефть институтын (1956), Удмурт университетын (1979) тәмамлый.
Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтында (1958–1962), Казакъстан политехник институтында (1962–1972, 1984–1991) эшли,
Башкорт университетының физик гидродинамика кафедрасын җитәкли (1973–1983 һәм 1991–2001), профессор (1973).
Хезмәтләре фильтрлау, күләмле җылылык күчерү теориясенә, нефть һәм газ чыгаруга карый.
Халиков грунтның термоэрозия күренешләре модельләрен, ирекле параболик типтагы чикле тигезләмәләрне чишүнең якынча алымнарын эшли. Күп фазалы агым вакытында күчү зонасы барлыкка килү динамикасын тикшерә, катламнардагы аерым урыннарны газдан арындыру теориясен тәкъдим итә.
Медальләр, шул исәптән СССР ФАнең академик П.Л.Капица исемендәге медаль белән бүләкләнә.
Термоэрозия дисперсных пород. М., 1982 (автордаш);
Физико-химическая механика переходных процессоветлар Уфа, 1995.
Мелуа А.И. Геологи и горные инженеры. Нефтяники. М.–СПб., 2003. Т. 2;
Башкирская энциклопедия. Уфа, 2011. Т. 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.