Биографиясе

1932 елның 11 марты, Октябрь районы Норлат поселогы — 2011 елның 9 мае, Уфа шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1954), шунда ук эшли. 1957 елдан Урал геология-топография экспедициясендә, 1962 елдан СССР ФА Себер бүлеге Геология һәм геофизика институтының Красноярск комплекслы лабораториясендә, 1964 елдан Красноярск геология идарәсендә.

1969 елдан СССР ФАнең Башкорт филиалы Геология институтында, 1973 елдан РФА Уфа гыйльми үзәгенең Геология институтында геохимия лабораториясе мөдире. Бер үк вакытта, 1988 елдан, Башкорт университетында, геология һәм геоморфология кафедрасы мөдире (2010 елга кадәр).

Хәйретдинов геохимиядә яңа фәнни юнәлеш — электрохимия булдыра һәм гамәлгә кертә, аның минералогия, геохимия, петрология һәм башка геология фәннәре белән бәйләнешен билгели.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Введение в электрогеохимию. М., 1980; 

Основы электрогеохимии литогенеза и гидротермального процесса. М., 1982; 

Электрохимические модели рудообразования. Уфа, 1997 (автордаш).