Биографиясе

1880 елның 19 декабре, Мәләкәс шәһәре, хәзерге Ульянов өлкәсе Димитровград шәһәре – 1937 елның 5 марты, Ленинград.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1904 ел), хәрби-медицина хезмәтендә.

1912 елдан 2 нче Казан теш табибләре мәктәбендә лекцияләр курсы укый.

1920–1930 елларда Казан университетында, 1921 елдан медицина факультетының одонтология кафедрасы мөдире, профессоры, 1928 елдан одонтология, соңрак стоматология клиникасы директоры.

1930 елдан Ленинградта эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре балаларда теш чыгуның тоткарлануы клиникасын, аскы казна сөякләре пластикасын өйрәнүгә карый.

П.А.Глушков бозыла башлаган тешләрне дәвалау ысулларын эшли.

Әдәбият

Блинова Н.Ш. Пётр Аркадьевич Глушков — первый казанский профессор-стоматолог // Тр. Казан. мед. института. 1971. Т. 34.