Биографиясе

1920 елның 5 августы, Башкортстан Республикасының хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылы – 1987 елның 13 сентябре, Уфа.

Эстәрлетамак педагогия училищесен тәмамлаганнан соң (1939 ел), мәктәптә эшли.

1941–1943, 1945–1946 елларда «Җиңү өчен» газетасы мөхәррире (Эстәрлетамак шәһәре).

1944 елда КПСС ның Авыргазы райкомында партия кабинеты мөдире.

КПССның Башкортстан өлкә комитеты каршындагы партия мәктәбен (1949 ел), КПСС ҮК каршындагы югары партия мәктәбен тәмамлый (1955 ел).

1949–1968 елларда «Кызыл таң» газетасының баш мөхәррире урынбасары.

1968 елдан Башкорт университетында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре революциягә кадәрге татар сатирик матбугатының идея-эстетик эчтәлегенә, 1917 елдан соңгы башкорт матбугатына, Г.Ибраһимов иҗатына карый.

Ү.И.Гыймадиев шигырь, пьеса, хикәя, очерклар һәм Г.Ибраһимов турында тәмамланмыйча калган роман авторы.

Хезмәтләре

Сила сатирического слова. Роль и значение татарских сатирических журналов дооктябрьского периода в развитии национальной литературы. Казань, 1987;

Галимьян Ибраһимов — журналист. Өфө, 1967.

Әдәбият

Узбек Ибрагимович Гимадиев: Библиогр. указ. Уфа,1981.