Эчтәлек

Иң борынгы төрки атасы исеме Орхон-Енисей язмаларында (VII-VIII йөзләр) күзәтелә, мәсәлән, Байна Саңгун оглы Кулуг Чур.

Татар телендә атасы исеменең ике төре бар.

1) Атасының исеме янына -ы, -е, -сы, -се тартым кушымчалы туганлык термины (улы, углы, малае) һәм шәхеснең үз исемен өстәп атау төре: Закир улы (углы, малае, баласы) Гайни, Закир кызы (баласы) Сания.

2) Атасының исеме янына шәхеснең 3 нче зат тартым кушымчалы (-ы, -е, -сы, -се) үз исемен өстәп атау: Закир Гайние, Закир Саниясе. Атасы исеменең бу төре атаны гына түгел, ана, баба, бабаның бабасын, нәсел кушаматын да атарга мөмкинлек бирә: Габдулхак Сафые Закиры Гайние, Габдулла Сафые Фатыймасы Саниясе, Карга Закиры Гайние.

Идел буе Болгарында ислам дине кабул ителгәч (922), атасы исеме янында гарәп алынмалары, шул исәптән туганлык терминнары күпләп кулланыла башлый: ибне, бине, бинте.

XIX йөзнең ахырыннан рус антропонимикасы йогынтысында атасы исеме -ович/-евич, -овна/-евна кушымчалары белән белдерелә башлый, мәсәлән, Гайни Закирович, Закир Сафиевич, Сания Закировна, Фатыйма Сафиевна. Кешенең үз исеме янына атасының исемен өстәп атау (Гайни Закир улы, Сания Закир кызы) шулай ук рус антропонимикасы тәэсирендә кулланылышка керә.

Татар тел белемендә атасы исеме Г.Ф.Саттаров өйрәнә.

Шулай ук кара Кеше исемнәре, Фамилия.

Әдәбият  

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. К., 1990;

шул ук. Татар исемнәре ни сөйли? К., 1998.                   

Автор — А.М.Сәгыйтова