- РУС
- ТАТ
химик-технолог, техника фәннәре докторы (1981), профессор (1983), Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1995)
1941 елның 27 апрелендә Әзәрбайҗан ССР Кировобад шәһәрендә туа.
1964 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1968–1976 елларда Бөтенсоюз насос машиналары төзү технологиясе институтында (Казан шәһәре) бүлек башлыгы, материаллар һәм капламнар лабораториясе мөдире.
1976 елдан Казан төзүче-инженерлар институтында (хәзерге Казан архитектура-төзелеш университеты), химия кафедрасы мөдире (1981 елдан), 2001 елдан Казан энергетика университетында.
Герасимов оптик үтә күренмәле материаллар (силикат булмаган пыялалар) хасил итә торган I–III группа элементларының фосфорорганик кушылмалары нигезендәге сызыкча һәм тегелмә полимер продуктларны синтезлый, аларның төзелешен һәм үзлекләрен өйрәнә.
«Татнефть» берләшмәсендә пласт басымын даими тоту системаларында насосларның нәтиҗәлелеген һәм озакка чыдамлыгын күтәрү максатыннан насос җиһазларын гидроабразив саклау өчен озак тузмый торган полимер материаллар тәкъдим итә.
Неорганик пыялаларның, кремний һәм фосфорның башка тип кушылмаларының полимер һәм молекуладан зуррак төзелешен тикшерә, полисиликат һәм полифосфатлар нигезендәге материаллар куллануның практик юнәлешләрен тәкъдим итә.
Перспектив материаллар: пыяла, эмаль, глазурь, беркеткеч, бәйләгечләр һәм алар нигезендәге композицион материаллар, яндырыла һәм яндырылмый торган керамик һәм утка чыдам плитәләр җитештерү технологияләрен эшләүдә һәм үзләштерүдә катнаша.
Кызуга чыдам корычларның җылылык, электр станцияләрендә һәм термоҗайланмаларда озак вакытлы кулланылыш чорында структур үзгәрешләре, макрозарарлануы, бозылуы һәм ватылуы буенча хезмәтләр авторы.
Уйлап табуга 100 дән артык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр белән бүләкләнә.
Повышение эффективности и долговечности насосов систем поддержания пластового давления объединения «Татнефть». М., 1971;
Неорганические полимерные материалы на основе оксидов кремния и фосфора. М., 1993;
Структурный износ металла в системах элементов теплоэнергетических установок на объектах «Татэнерго» // Известия Российской академии наук. Серия Энергетика. 2005. № 1 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.