Биографиясе

1907 елның 2 сентябре, Санкт-Петербург – 1970 елның 21 июле, Мәскәү.

1922 елдан Иркутск төбәкне өйрәнү музеенда, 1932 елдан Материаль культура тарихы институтында (Мәскәү).

1950–1970 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Этнография институтында пластик реконструкция лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Баш сөяге буенча кешенең кыяфәтен торгызуга багышланган эшләре белән таныла.

Үзе эшләгән ысул нигезендә иң борынгы дәверләрдә (питекантроп, синантроп), борынгы заманда (Буралы курган, Ананьино һәм башка археологик культуралар) һәм урта гасырларда (Алтын Урда чоры Болгар шәһәре, Әрмән колониясе) яшәгән кешеләрнең кыяфәтләрен, шулай ук Ярослав Мудрый, Андрей Боголюбский, Аксак Тимер, Олугбәк, Иван IV кебек тарихи шәхесләрнең скульптур портретларын иҗат итә (барлыгы 200 дән артык).

Борынгы таш гасырга караган Мальта торулыгын (Иркутск өлкәсе) ача һәм тикшерә.

Бүләкләре

СССРның Дәүләт бүләгенә лаек була (1950 ел).

«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Раскопки палеолитической стоянки в селе Мальте // Палеолит в СССР. М.-Л., 1935;

Восстановление лица по черепу. М., 1955;

Люди каменного века. М., 1964.

Әдәбият

Герасимова М.М., Медведев Г.И. Жизнь и деятельность Михаила Михайловича Герасимова // Вестник антропологии. 1998. Вып. 5.

Автор – И.Р.Газимҗанов.