- РУС
- ТАТ
двигательләр төзү гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1989), РФнең атказанган машина төзүчесе (2006)
1930 елның 30 июне Мөслим районы Дусай авылында туа.
1955 елда Казан авиация институтын тәмамлый, Үзәк авиация моторлары төзү институтында (Мәскәү) эшли, 1990 елдан күчәрле компрессорлар бүлеге башлыгы (бүленеп, 1990–1991 елларда Пекин аэронавтика һәм космонавтика университеты һәм Шеньян авиация двигательләрен тикшеренү институты профессоры).
Хезмәтләре газ турбиналы двигатель компрессорларының аэродинамикасына, газ динамикасы тотрыклылыгына һәм аларны көйләүгә карый.
Газ турбиналы компрессорларның ышанычлы, өзлексез һәм дерелдәми нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә торган җайланмалар төзи.
Сугыш шартларында вертолёт двигательләре туктап калуын бетерү эшләрендә катнаша.
Уйлап табуга 31 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Руководство по выбору и проверке запасов устойчивости авиационных силовых установок. М., 1976. Выпуск 2;
Руководство по испытаниям авиационной техники. М., 1984.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.