Биографиясе

1946 елның 22 августында Казанда туган.

1969 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Россия Фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Биохимия һәм биофизика институтында эшли, 1992 елдан баш фәнни хезмәткәр, 1998 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, 2002 елдан транспорт процесслары биофизикасы лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре матдәләрнең күзәнәкара күчү биофизикасына карый.

А.В.Анисимов тарафыннан үсемлекләрдә сулы эремәләрнең симпласт аша радиаль-аксиаль күчерелүе моделе эшләнә; төш магнит резонансы ысулы белән симпластта суның күзәнәкләр буенча күпләп агуы билгеләнә; күзәнәкара контактларда структура һәм функция бәйләнеше – плазмодесм – осмос басымы белән судагы эремәләрне хәрәкәтләндерү элементы булуы тасвирлана.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Траспорт воды в растениях. Исследование импульсным методом ядерного магнитного резонанса. М., 1992 (автордаш).

Плазмодесмы как модулятор осмотических потоков воды // Физиология растений. 2002. Т. 49, № 5 (автордаш).

The symplast radial-axial water transport in plant: a MRa аpproach // Water transport in Plant under Climatic Stress. Cambridge University Press, 1993.

The Influence of laser Radiation on the Velocity of Rotational Motion of Protoplasm in Elodea Cells // Laser Physics. 1997. V. 7, № 4 (автордаш).

Water Diffusion in Biological Porous Systems: a MP Approach // Magnetic Resonance Imaging. 1998. V.16, № 5-6 (автордаш).

Автор – Р.Г.Усманов