Тарихы

Авылга XVII йөз ахыры − XVIII йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иванаева авылы буларак та мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек чукындырылган ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, көпчәк, чана, чыпта-кап сугу кәсепчелеге таралган була.

Халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив сугыша.

Авыл Мәлем авылының Покров чиркәве приходына карый.

1880 елда вакытлыча файдалануга алынган бинада бер сыйныфлы миссионерлык мәктәбе ачыла (1883−1884 елларда 38 ир бала һәм 7 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук су тегермәне, икмәк саклау һәм сату, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1239 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 153 хуҗалыкның 48 ендә ат юк, 100 е − бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк эш аты тота.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 га кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Сармашбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный пахарь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Ф.Максимов). 1950 елдан авыл – зурайтылган “Алга” колхозының үзәк утары (аның составына шулай ук Ирнә һәм Апач авыллары керә), 1958 елдан Чапаев исемендәге колхоз составында (үзәк утары Сармашбаш авылында). 1990 еллар башыннан “Агропромхимия” предприятиесенең ярдәмче хуҗалыгы, 2003−2017 елларда “Фёдоровка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Хәзерге вакытта халкы авыл хуҗалыгы хезмәте белән, күбесенчә, крәстиян фермер хуҗалыкларында, гаилә фермаларында шөгыльләнә (кырчылык, ит-сөт терлекчелеге).

1982 елда күпер салына.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр авылда мәктәп эшли (совет властенең беренче елларыннан – башлангыч, 1930 еллардан – җидееллык, XX йөз уртасыннан − урта, соңыннан яңадан башлангыч мәктәп).

Фельдшер-акушерлык пункты бар (2003 елдан).

Күренекле кешеләре

А.Д.Атласов (1886−1965, Шунак авылында җирләнгән) – Беренче бөтеньдөнья сугышында катнаша, Георгий орденының тулы кавалеры;

Г.Г.Максимов (1955 елда туган) – композитор, баянчы, “Бәрмәнчек” керәшен Дәүләт фольклор ансамблен оештыручыларның берсе һәм директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 328,
1897 елда – 735,
1906 елда – 805,
1913 елда – 916,
1920 елда – 958,
1926 елда – 590,
1938 елда – 484,
1949 елда – 389,
1958 елда – 362,
1970 елда – 257,
1979 елда – 207,
1989 елда – 88,
2002 елда – 89,
2010 елда – 82,
2017 елда – 78 кеше (керәшен татарлар).