Биографиясе

1931 елның 20 марты, Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылы – 2021 елның 15 сентябре.

1955 елда Идел буе урман-техника институтын (Йошкар-Ола шәһәре) тәмамлаганнан соң, Лубян урман техникумында укыта.

1956 елдан Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе системасында: 1959–1962 елларда Кама урман сәнәгате хуҗалыгының Кама урман хуҗалыгында баш урманчы, 1965–1973 елларда Татарстан урман туфрагы химиясе лабораториясе мөдире.

1973 елдан Мари техника университетында: 1979–1987 елларда урман туфрагы белеме һәм туфракларны мелиорацияләү, 1997–1999 елларда экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедра мөдире.

2000 елдан Казан авыл хуҗалыгы академиясе (2006 елдан Казан аграр универститеты) урман белеме кафедра мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре урманны, аның туфрагын һәм культураларын өйрәнүгә, урманнан файдалану ысулларына карый. База питомникларында утырту материалларын үстерү агротехникасына, Урта Идел буе урманнарыннан өзлексез файдалануга һәм урманнарны яңартып торуга караган 40 тан артык ысул эшли һәм куллануга кертә.

«Туфрак белеме. Туфрак турында гомуми тәгълимат» («Почвоведение. Общее учение о почве». М., 2007) уку ярдәмлеге авторы. «Урман кисүдә урман байлыгын саклап калуны, йомшак яфраклы һәм вак товарлыклы агач материалларын эшкәрткәндә алдынгы ысуллар кертүне оештыру, Саба урман хуҗалыгында чыршы үстерү стадияләрен тизләтүне гамәлгә кертү» дигән хезмәте өчен Татарстан Республикасының Дәүләт бүләге бирелә (2003 ел).

Хезмәтләре

Бурозёмообразование и псевдооподзоливание в почвах Среднего Поволжья и Предуралья. Йошкар-Ола, 1997;

Почвенно-экологические условия произрастания темнохвойных фитоценозов Среднего Поволжья. Йошкар-Ола, 2001 (автордаш);

Ведение комплексного многоцелевого лесного хозяйства в малолесных регионах. Казань, 2003 (автордаш);

Почвенно-экологические условия формирования лесов Среднего Поволжья. Т. 1.

Почвы лесов Среднего Поволжья, их генезис, систематика и лесорастительные свойства. Казань, 2005;

Почвообразование, почвы и лес. Казань, 2006.