Биографиясе

1941 елның 1 маенда Минзәлә шәһәрендә туган.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1964).

1966–1967 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1967 елдан ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы органнарында, 1982–1993 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты рәисе урынбасары, 1993–1999 елларда рәисе.

1999–2010 елларда Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Почет орденнары, медальләр белән бүләкләнә.