Биографиясе

1944 елның 1 ноябрендә Чистай районы Каргалы авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1969), Томск өлкәсе геофизика партияләрендә эшли.

1973 елдан «Нижневартовскнефтегеофизика» (Төмән өлкәсе) тресты өлкән геофизигы, баш геологы, җитәкчесе.

1987 елдан Мәскәүдә: СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Главнефтегеофизика» идарәсе башлыгы урынбасары, 1989 елдан Россиянең Геология дәүләт комитетында идарә башлыгы, 1993–2001 елларда РФнең Ягулык һәм энергетика министрлыгында Баш идарә башлыгы – министрның беренче урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре геофизик мәгълүматны, нефть һәм газ чыганакларын разведкалау һәм эшкәртү материалларын ЭВМда санлы теркәү һәм хисаплау алымнарына карый.

Медальләр белән бүләкләнә.