- РУС
- ТАТ
ветеринар фармакологы, токсиколог, ветеринария фәннәре докторы (1997), профессор (1998)
1942 елның 17 июле, Лениногорск районы Түбән Иштирәк авылы – 2023 елның 26 сентябре, Казан.
1969 елда Казан ветеринария институтын (хәзерге Казан ветеринария медицина академиясе) тәмамлый, шунда ук эшли, 1980–1985 елларда ветеринар факультеты деканы урынбасары, 1988–1996 елларда декан, 1991–1997 елларда фармакология һәм токсикология кафедрасы, 1999 елдан терлекләр физиологиясе һәм этиологиясе кафедрасы мөдире, 1998–2000 елларда һәм 2003–2009 елларда проректор.
Хезмәтләре терлекләрдә тире авыруларын дәвалау өчен яңа препаратлар эшләүгә, яңа химик кушылмаларның фармакологик һәм токсикологик үзенчәлекләрен өйрәнүгә карый.
Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы, 3 патенты бар.
Медаль белән бүләкләнә.
Ветеринарная токсикология. Казань, 1991 (автордаш);
Взаимодействие и несовместимость лекарственных веществ. Казань, 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.