Биографиясе

XIX йөзнең икенче яртысы, Баку губернасы Шемаха шәһәре – XX йөзнең беренче яртысы.

Төркиядә белем ала, аннан соң Әстерхан шәһәренә күчеп китә, анда актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара.

1906 елда Әстерханда «Шураи Ислам» (ярлы татарларга ярдәм җәмгыяте) оештыра һәм аның рәисе була. Бу җәмгыятькә 400 дән артык вак сәүдәгәр, мещан, укытучы керә. Җәмгыять әгъзаларыннан җыелган акчага ятим һәм фәкыйрь балалар өчен яңа ысуллы программа белән укыта торган «Дар әл-әдәб» (1906–1910) мәктәбе ача.

Әстерханда беренче булып татар телендә әдәби кичәләр, спектакльләр оештыра. «Мизан» нәшриятын һәм басмаханәсен ача, анда «Борһане тәрәкъкый», «Хәмият», «Мизан» газеталары басыла, 1906–1911 елларда шул газеталарның нашире һәм мөхәррире була.

1911 еллардә «Хак» газетасының нашире һәм мөхәррире. Әстерхандагы күренекле татар зыялыларыннан Н.Гасрый, З.Җаппаров, Г.Сәмәки-Әбүбәкеров, социал-демократ З.Садыйков, әзәрбайҗан мәгърифәтчесе һәм революционеры Н.Нариманов һ.б. белән хезмәттәшлек итә.

«Борһане тәрәкъкый» газетасында басылган «Победоносцев койрыгы» (1907, 16 март) мәкаләсе өчен – суд хөкеменә, сөргендә яшәүче Н.Наримановка теләктәшлек күрсәткән «Доктор Нариман бәк» (1909, 22 декабрь) мәкаләсе өчен штрафка тартыла.

Соңгы еллардагы язмышы билгесез.

1909 елда Н.Ниязи «Шәһәремезнең мулла-мөгаллимнәре, мөхәррирләре мәҗлесе» дигән комедия куя, андагы бер персонажда Исмәгыйлев-Ширванский сыйфатлары (характеры) чагыла.

Әдәбият

Затымызга мөнасиб сыйфатларымыз // Әмирхан Ф. Сайланма әсәрләр. Казан, 1989. Т. 3.

Тукай Г. Әсәрләр. Казан, 1985. Т. 2; Т. 4. 197 б.

Автор – Ф.Х.Җәүһәрова