Биографиясе

1900 елның 15 марты, Рязань губернасы Касыйм шәһәре — 1941 ел.

Мәскәү университетының физика-математика факультетын тәмамлый (1918).

1918 елдан Касыйм өяз халык мәгарифе бүлеге инструкторы, аннары мөдире.

1922 елда Мансуров җитәкчелегендә Касыйм җирле төбәк музее (хәзер Касыйм төбәкне өйрәнү музее) оештырыла.

1924–1933 елларда Үзәк сәнәгать өлкәсенең Рязань музеенда эшли: өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми секретарь, директор вазифаларын башкаручы; бер үк вакытта Губплан каршындагы Җитештерүче көчләрне өйрәнү буенча Рязань комитеты секретаре һәм Рязань төбәге тикшеренүчеләр җәмгыяте гыйльми секретаре.

Фәнни эшчәнлеге

Мансуров музей төзү эшенә зур өлеш кертә: археологик коллекцияләрне системага сала, аның җитәкчелегендә Рязань төбәге библиографиясе төзелә (30 чыгарылыш, аларның 17 се басылып чыга), Үзәк сәнәгать өлкәсенең музей хезмәткәрләре конференциясе уздырыла (1925). Археологик экспедицияләрдә тупланган материаллар буенча (В.А.Городцов, Б.А.Куфтин, О.Н.Бадер белән берлектә) Мансуров Рязань төбәгенең җыелма археологик картасын төзи башлый. Төбәкне этнографик яктан өйрәнүдә катнаша (Б.А.Куфтин һәм Н.И.Лебедева белән берлектә). Аның Касыйм татарларына нисбәтле (матди материал, тарих, көнкүреш һәм рухи мәдәният хакында язмалар) тикшеренүләренең нәтиҗәсе аеруча зур әһәмияткә ия.

1933 елдан Мәскәүдә: Мәскәү өлкәсе төбәкне өйрәнү музеенда, Үзәк һәм өлкә төбәкне өйрәнү бюросында, Бөтенсоюз Китап палатасында, Уенчыклар музеенда эшли, Югары музей курсларында укыта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, ополчение сафларына баса һәм Мәскәү янындагы сугышларда һәлак була.

Хезмәтләре Рязань төбәге археологиясе һәм этнографиясенә, музейлар эшенә карый.

Хезмәтләре               

Этнографические работы по Рязанской губернии в 1926–1927 гг. // Этнография. 1927. № 1; 1930. № 3;

Описание рукописей этнологического архива // Тр. Об-ва исследователей Рязанского края. 1928. Вып. 15; 1929. Вып. 22;

Техника музейного дела: Учёт и хранение коллекций. М., 1931;

Библиография литературы по музейной технике // Советский музей. 1934. № 1, 3–4; 1935. № 2, 4–6;

Методика составления археологической карты. М., 1939.

Әдәбият       

Мамонтов А. Выдающийся советский библиограф-краевед А.А.Мансуров // Советская библиография. 1965. № 3;

Бадер О.Н., Вагнер Г.К., Кригер Н.И. Роль А.А.Мансурова в изучении Рязанского края // Археология Рязанской земли. М., 1974;

Материалы Свода памятников истории и культуры РСФСР: Рязанская область. М., 1980;

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 1.                           

Автор — Ф.Л.Шәрифуллина