Биографиясе

1946 елның 2 июлендә Казан шәһәрендә туган.

1970 елда Мәскәү физика инженерлыгы институтын тәмамлаганнан соң, РФА КГҮнең Физика-техника институтында эшли, 1983–1987 елларда металлар физикасы лабораториясе мөдире, 1992 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре гадәти металлардагы һәм үтә үткәргечләрдәге магнит резонансына карый.

Икенче төр үтә үткәргечтә ЭПР булуын беренче булып (1972, бергәләп), шулай ук үрнәк үтә үткәргеч халәтенә күчү белән магнит катнашмалар арасында өстәмә алмашыну тәэсире барлыкка килүен (1977, бергәләп), диэлектрик һәм үтә үткәрүчән өлкәләрдән торган Y-Ba-Cu-O системасының гетероген булуын ачыклый.

Купер парларының үтә үткәргеч-ферромагнетик чиге аша узу коэффициентының, ферромагнит катламындагы үткәрүчән зона алмашынып таркалу сәбәпле, чикләнгән булуын күрсәтә.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Наблюдение электронного спинового резонанса в сверхпроводнике второго рода // Физика твёрдого тела. 1972. Т. 14 (автордаш);

Элек­тронные свойства системы ВаСuО // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 1998. Т. 48 (автордаш);

Сдвиг Найта в сверхпроводящем ванадии // Письма в журн. эксперим. и теорет. физики. 2008. Т. 87 (автордаш).