- РУС
- ТАТ
нефтьче, техник фәннәре докторы (2002), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2001), ТРның атказанган уйлап табучысы (1998)
1950 елның 20 апрелендә Чистай шәһәрендә туган.
Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1973), ТатНИПИнефтьтә эшли, сектор (1981), лаборатория (1986) мөдире, скважиналарны эксплуатацияләү һәм төзәтү бүлеге мөдире (2001).
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре: нефть катламнарына дарылы газлар белән тәэсир итү механизмы, берничә катламны бер үк вакытта аерым-аерым эксплуатацияләү мәсьәләләре, скважиналарның сафтан чыгуының төп факторларын анализлау.
К.М.Гарифов катламга кислоталы тәэсир итү, продуктив көпшәк катламнан файдалану алымнарын тәкъдим итә; скважиналарны герметиклаштыру һәм изоляцияләү юлларын эшли.
Катламга имплозион тәэсир ясау, аңа сыеклык кудырту, скважинада ике катламны бер үк вакытта аерым-аерым эшләтү, утыртма колонналарны ремонтлау һәм аларның эчке өслекләрен чистарту өчен җайланмалар һәм башкалар җиһазлар уйлап таба һәм эшли (РФнең нефть чыгару предприятиеләрендә гамәлгә кертелгән).
ТР Дәүләт бүләге «Эксплуатация колонналарын торгызу һәм саклау өчен техник чаралар һәм технологияләр комплексын эшләү һәм киң сәнәгый кулланылышка кертү» дигән хезмәте өчен бирелә.
Уйлап табуга 63 патенты һәм авторлык таныклыгы бар.
Медаль белән бүләкләнә.
Расчёт величины давления при термогазохимическом воздействии на призабойную зону пласта // Тр. ТатНИПИнефти. 1977. Вып. 25;
Теоретические и экспериментальные исследования воздействия на нефтяные пласты пороховыми газами. Казань, 2001;
Новые методы защиты и герметизации эксплуатационной колонны // Нефт. хоз-во. 2003. № 8 (автордаш);
Установка для одновременно-раздельной эксплуатации двух пластов // Сб. науч. трудов ТатНИПИнефти. М., 2006 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.