- РУС
- ТАТ
идарә итү теориясе гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1991 ел), профессор (1991 ел), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1998 ел), РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре (2004 ел)
1944 елның 27 августында Әтнә районы Олы Әтнә авылында туган.
1967 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1984 елдан махсус математика кафедрасы мөдире, 2000 елдан физик-математика әзерлек факультеты деканы.
Хезмәтләре идарә итүнең математика теориясендә теоретик төркемләү ысулларын куллануга карый.
Параметрлары таралган һәм тупланган системаларны оптимальләштерү проблемасын чишү өчен теоретик төркемләү ысулын тәкъдим итә.
Яссы һәм күчәр симметрияле очракларда җылылык-масса алмашуын оптимальләштерү мәсьәләләрен чишә, чик катламны оптимальләштерү мәсьәләләрендә беренче интегралларны табып булуын исбатлый.
ТР ФАнең Х.М.Мөштәри исемендәге бүләге лауреаты (2006 ел).
Об оптимальном управлении тепломассообменом в ламинарном пограничном слое сжимаемого газа на проницаемых поверхностях // Изв. АН СССР. Междунар. журн. газодинамики. 1988. № 3;
Теория инвариантных вариационных задач в проблеме оптимизации динамических систем с управлением // Автоматика и телемеханика. 1992. № 9;
Группы Ли и теория Нетер в проблеме управления с приложениями к оптимальным задачам пограничного слоя. Казань, 1994;
Инвариантные вариационные задачи ламинарного пограничного слоя при различных режимах течения. Казань, 2003 (автордаш);
Теория инвариантных вариационных задач в проблеме оптимального управления. Казань, 2005.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.