Биографиясе

1954 елның 30 июне, Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре – 2020 елның 25 декабре, Казан.

1976 елда Казан университетын тәмамлый, шунда ук эшли, 1991 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, профессор (1998 г.).

1998–2003 елларда химия факультеты деканы, 2004 елдан А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты директоры.

ТФА нең химия һәм химик технология бүлеге академик-сәркәтибе (2007 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмалар химиясенә, химик кинетикага, реакция механизмнарына карый.

В.И.Галкин теләсә нинди реакцион үзәкләрдәге стерик һәм индуктив константаларны, атомнар һәм төркемнәрнең төркемчә тискәре электрлылыгы зурлыгын дөрес микъдари исәпләргә мөмкинлек бирә торган алмашларның стерик һәм индуктив эффектларының яңа теоретик модельләрен эшли.

Молекуляр геометрияне оптимальләштерү активлашкан комплексның структурасын бәяләү, молекулаларның реакциягә керү сәләтенең мөһим индексларын (парциаль корылмалар, локаль һәм глобаль катылык һәм йомшаклык) микъдари билгеләүнең квантхимик булмаган оригиналь ысулларын тәкъдим итә.

Үстерелүче ысуллар нигезендә Арбузов, Пудовик, Вильямсон, Кабачник-Филдс һ.б. реакцияләренең кинетикасын һәм механизмын өйрәнә.

Полифункциональ органик субстрактларны селектив фосфорлау ысулларын эшли.

Хезмәтләре

Стерический эффект: проблема количественной оценки и проявление в реакционной способности элементоорганических соединений // Успехи химии. 1991. Т. 60, вып. 8 (автордаш);

Индуктивный эффект заместителей в корреляционном анализе // Успехи химии. 1998. Т. 65, вып. 8;

Реакция Кабачника-Филдса: синтетический потенциал и проблема механизма // Успехи химии. 1998. Т. 67, вып. 10;

The main regularities in synthesis structure and reactivity of carboxylate phosphabetaines and their derivatives // Heteroatom Chemistry. 2006. V. 17, № 7 (автордаш).