Биографиясе

1919 елның 26 ноябре (9 декабре), Казан – 1999 елның 17 апреле, Мәскәү.

1941 елда Казан университетын тәмамлый.

1947–1960 елларда Казан авиация институтында эшли.

1961 елдан П.Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетында (Мәскәү), 1988 елга кадәр теоретик механика кафедрасы мөдире, 1996 елдан шәрәфле профессор.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре аналитик динамикага һәм идарә итү системалары төзүгә карый.

Г.С.Галиуллин программа буенча хәрәкәт итүче системаларны аналитик төзү нигезләрен эшли, дифференциаль тигезләмәләр теориясенең кире мәсьәләләрен чишә, Намбу һәм Гельмгольцның гомумиләштерелгән материаль системаларында динамиканың классик ысулларын куллана, аналитик динамиканы геометрик-дифференциаль һәм алгебраик юл белән тасвирлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Построение систем программного движения. М., 1971 (автордаш);

Методы решения обратных задач динамики. М., 1986;

Аналитическая динамика. М., 1989;

Системы Гельмгольца. М., 1995.