Биографиясе

1954 елның 3 февралендә Биектау районы Каракүл авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1976 ел).

1979 елдан Казан педагогика университетында укыта, 1991 елдан татар әдәбияты кафедрасы мөдире, 1995–1996 елларда татар филологиясе факультеты деканы.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар әдәбияты, әдәби тәнкыйть һәм әдәби-эстетик фикер тарихына, 1920–1930 елларда татар әдәбият белеменең барлыкка килүенә һәм аның кысаларында мәдәни-тарих мәктәбенең формалашуы һәм үсешенә карый.

Хезмәтләре

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1989. Т. 4 (автордаш);

Татар әдәбият белемендә культура-тарих мәктәбе. Казан, 2002.