Биография

1939 елның 10 сентябрендә Кемерово шәһәрендә туган.

1967 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техника университеты) тәмамлый, шунда ук 1972 елга кадәр югары математика, 1978 елга кадәр кибернетика, 1978 елдан гамәли математика кафедраларында эшли.

1997–2001 елларда Санта-Мария шәһәрендәге Федераль университет профессоры (Бразилия).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре экстремаль мәсьәләләр һәм иярчен системаларына карый.

Интеграллы-аермалы тигезләмәләрнең үзенчәлекле очракларын тикшерә.

Чикле-үлчәмле евклидча фәзалардагы сфераларны төрү һәм каплау мәсьәләләрен һәм максимум-минимум мәсьәләләрен санча чишүнең кайбер ысулларын эшли.

Бу ысуллар төрле кулланылыштагы иярчен системаларын проектлаштырганда гамәлгә кертелә.

Иярчен системалары структураларын математик модельләштерү һәм оптимальләштерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен СССР Космонавтика федерациясе дипломы белән бүләкләнә (1995 ел).

Хезмәтләре

Нахождение приближённого решения максимина со связанными переменными и кратного максимина // Вычисл. математика и мат. физика. 1986. Т. 26, № 10;

Системы из минимаксного числа спутников для многократного обзора Земли // Исследования Земли из космоса. 1990. № 5;

Модели спутниковых систем глобальной связи и методы анализа и синтеза их структур // Исследования Земли из космоса. 1993. № 5;

Нахождение приближённых решений минимаксных задач // Вычисл. математика и мат. физика. 1997. Т. 37, № 12.