Биографиясе

1942 елның 18 апрелендә Казанда туган.

1964 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында эшли.

1972 елдан Украина ССР ФАнең ныклык проблемалары институтында (Киев), 1995 елдан Окленд университетында (Яңа Зеландия).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сыеклык салынган конструкцияләрнең динамик ныклылыгы теориясенә, үткәргеч торбалардагы газ һәм сыеклык мохитенең нәсызыкча тирбәнешенә карый.

Деформацияләнүче җисемнәрнең сыеклык белән тотрыксыз нәсызыкча тәэсирләшү теориясен һәм куәтле нурланыш импульслары тәэсир иткән деформацияләнүче җисемнәрнең ныклылыгын исәпләү теориясен төзи.

Украина ССР ФАнең академик А.Н.Дынник исемендәге бүләге лауреаты (1985 ел).

Хезмәтләре

Динамика взаимодействия элементов конструкций с волной давления в жидкости. Киев, 1977;

Динамика гидроупругопластических систем. Киев, 1981;

Нелинейные волны в ограниченных сплошных средах. Киев, 1988.