Биографиясе

1935 елның 8 гыйнвары, Куйбышев өлкәсенең Шонталы районы Татар Әбдекие авылы.

1958 елда Казан педагогика институтын тәмамлый.

1961–1973 елларда шунда ук эшли, 1972 елдан физика кафедра мөдире.

1974 елдан Казан технология университетында, 1996 елдан физика кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре сыеклык һәм кристалларда төшнең магнит релаксациясенә карый.

Иодидлар һәм литий тозларының спирттагы эремәләрендә беренчел сольватация саннарын билгели, органик сыеклыкта молекулаларның яңача юнәлеш алу һәм аларның йөреш хәрәкәте үзлекләрен билгели, гадәти спирт молекулаларының водород бәйләнешләре аша берләшү модельләрен өйрәнә, 13С тә спин-рәшәткә релаксациясендә төрле магнитлы тәэсирләшүләрнең кросс-корреляция эффектын ача, органик кристалларда күрше молекулаларның юнәлешләре үзара ярашып үзгәрүе дәрәҗәсен билгели, органик матдәләрнең каты катнашмаларында башлангыч эрү механизмын өйрәнә.

Хезмәтләре

Электрофизические процессы в разрядах с твёрдыми и жидкими электродами. Свердловск, 1989 (автордаш);

Возникновение и развитие объемного разряда между твёрдым и жидким элек­тродами // Химия плазмы. 1990. Т. 16 (автордаш);

Объемный разряд в парогазовой среде между твёрдыми и жидкими электродами. М., 1990 (автордаш);

Спин-решёточная релаксация 13С и молекулярное движение в жидком толуоле // Химическая физика. 2000. Т. 19, № 9 (автордаш).