- РУС
- ТАТ
биофизик, биология фәннәре докторы (1994 ел), профессор (2006 ел)
1947 елның 1 июнендә Томск өлкәсе, Зырянов районы Тукай авылында туа.
1971 елда Новосибирск университетын тәмамлаганнан соң, Новосибирск медицина институтында, 1974–1989 елларда СССР ФАнең Себер бүлеге Автоматика һәм электрометрия институтында (Новосибирск шәһәре) эшли.
1989 елдан РФА КГҮнең Физика-техника институтында: әйдәп баручы фәнни хезмәткәр һәм гыйльми секретарь (1995–2000 гг.), биофизика лабораториясе мөдире (2001 елдан).
Бер үк вакытта Казан педагогика университетының анатомия, физиология һәм кеше сәламәтлеген саклау кафедрасы профессоры.
Хезмәтләре укыту һәм хәтер механизмнарын өйрәнүгә һәм нейроиммунологиягә карый.
Озак вакытка исәпләнгән модификацияләрдә, аерым алганда, шартлы саклану рефлекслары барлыкка килгәндә, хайваннарның үз-үзләрен тотышында нейрон челтәрендәге команда элементлары мембранасының электрик сыйфатламалары үзгәрешенең әһәмиятен күрсәтә.
М.Б.Штарк һәм В.И.Хиченко белән берлектә, трансмембрана потенциалы белән нерв күзәнәге өслегеннән үтә торган антиген-антитәнчекнең үзара тәэсир итешү реакциясен җайга салу закончалыгын ача.
Макромолекулалар биофизикасы (1999 ел) һәм биологик системалар эшчәнлегенең молекуляр нигезләре (2002 ел) буенча югары уку йортлары өчен уку ярдәмлекләре авторы.
Исследование эффектов антител к белку S-100 на ионные каналы входящего и выходящего токов идентифицированных нейронов улитки Helix lucorm // Журн. эволюционной биохимии и физиологии. 2006. Т. 42, № 3 (автордаш);
Электрофизиологические исследования эффектов хронического введения кофеина на формирование условного оборонительного рефлекса у виноградной улитки // Журн. высшей нервной деятельности. 2008. Т. 58, № 2 (автордаш);
Reconsolidation of a context long-term memory in the terrestrial snail reguires protein synthesis // Learning and Memory. 2005. V. 12, № 6 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.