Биографиясе

1548 ел, Уотфорд шәһәре, Англия — 1611 ел, Лондон.

Кембридж университетын тәмамлый (1568).

1588–1589 елларда Мәскәүдә Англия илчесе, Мәскәүдәге инглиз сәүдә компаниясендә өстенлекләрне киңәйтүгә омтыла.

«Рус дәүләте турында» («Of the Russe Common Wealth», Лондон, 1591; рус теленә тәрҗемәсе — «О государстве Русском», СПб., 1905) хезмәте — чит ил кешесенең XVI йөздәге Россия турындагы иң тәфсилле әсәрләреннән берсе. Анда Россиянең географик шартлары һәм дәүләт төзелеше, рус җәмгыятенең төрле катлау вәкилләренең көнкүреше һәм гореф-гадәтләре тасвирлана; татарлар (башлыча Кырым татарлары), аларның күршеләре белән сугышлары, гореф-гадәтләре һәм холыклары, XVI йөз ханнары, мордвалар, чирмешләр, пермяклар турында мәгълүматлар бар.

Әдәбият

Середонин С.М. Сочинение Джильса Флетчера «Of the Russe Common Wealth», как исторический источник. СПб., 1891.