Биографиясе

1831 елның 27 октябре, Пермь шәһәре — 1896 елның 24 апреле, Казан.

Руханилар катлавыннан.

Баш педагогия институтын (Санкт-Петербург, 1855) тәмамлый. 1855–1859 елларда Пермьдәге Ир балалар гимназиясендә өлкән укытучы. 1859 елдан Казан университетында: доцент (1867–1869), экстраординар профессор (1869–1870), ординар профессор (1870–1886), рус тарихы кафедрасы атказанган профессор (1886 елдан), тарих-филология факультеты деканы (1871–1872, 1878–1881), проректор (1872–1875,1881–1884). Бер үк вакытта Казандагы Беренче (1859–1863, 1864–1867) һәм Икенче (1863–1864) ир балалар гимназияләрендә укыта.

1895 елдан «Камско-Волжский край» газетасын редакцияли һәм нәшер итә.

Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең оештыручы-әгъзасы (1878) һәм рәисе (1888–1896).

Студентлар хәрәкәтендә катнаша, Санкт-Петербургта Н.А.Добролюбов һәм Казанда А.П.Щапов түгәрәкләре белән элемтәдә тора.

Фәнни эшчәнлеге

Россия историографиясендә дәүләт мәктәбенең демократик юнәлеше вәкиле. «Пермь губернасында халык училищеләре ачылу» («Открытие народных училищ в Пермской губернии», Пермь, 1859), «Пермь гимназиясе тарихына материаллар...» («Материалы для истории Пермской гимназии...», Пермь, 1894) хезмәтләре XVIII–XIX йөзләрдә Пермь губернасы мәгариф оешмалары тарихына карый. Фирсовның «Мәскәү дәүләтендә төньяк-көнчыгыш Русь әҗнәбиләре торышы» («Положение инородцев северо-восточной Руси в Московском государстве», 1864), «Карамзин төньяк-көнчыгыш Русь тарихы турында» («Карамзин об истории северо-восточной Руси», 1867) хезмәтләрендә Идел буе халыкларының Рус дәүләтенә кушылганчыга кадәр иҗтимагый мөнәсәбәтләре һәм социаль-икътисади үсеш тарихы яктыртыла. «Яңа Россиядә 1762 елга кадәр элекке Казан ханлыгы әҗнәбиләре һәм хәзерге вакытта Кама аръягы җирләрен колонияләштерү» («Инородческое население прежнего Казанского царства в новой России до 1762 г. и колонизация заКамских земель в это время», 1869), «И.И.Неплюевның колонияләштерү эшчәнлегенең сәяси һәм финанс ягыннан әһәмияте» («Политическое и финансовое значение колонизационной деятельности И.И.Неплюева», 1894) монографияләрендә русларның колонияләштерү характеры һәм җирле халык өчен аның нәтиҗәләре тикшерелә, XVIII йөздә Идел буе әҗнәбиләренең «рус тормышына» этномәдәни йогынтысы анализлана.

Хезмәтләре

Воззрения В.Н.Татищева на историю вообще и русскую, в особенности, и связь их с реформой Петра Великого. К., 1886; 

Памяти Петра Дмитриевича Шестакова: Мысли его об общественном воспитании в России вообще и о просвещении инородческого населения Северо-Восточной России в частности. К., 1891.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1; 

Ермолаев И.П. Н.А.Фирсов как историк местного края // Вопр. истории, филологии и педагогики. К., 1967. Вып. 2.                     

 Автор — Е.Б.Долгов