Биографиясе

1922 елның 1 октябре, Киев — 1994 елның 14 октябре, Казан.

Мәскәү юридик институтын тәмамлый (1945).

1949–1952 елларда Казан юридик институтында укыта.

1952 елдан Казан университетында: 1964–1975 елларда дәүләт һәм хокук теориясе һәм тарихы, 1975–1991 елларда дәүләт хокукы, совет төзелеше һәм халыкара хокук кафедрасы мөдире, 1991 елдан дәүләт һәм халыкара хокук кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре халыкара хокук теориясе һәм тарихына, СССРның тышкы сәясәте, халыкара хокук субъектлылыгы, халыкара хокукны тану, халыкара хокукны норматив системалаштыру мәсьәләләренә карый. «Халыкара хокук» («Международное право», М., 1982) дәреслеге һәм «Халыкара хокук курсы» («Курс международного права», т. 1–7, М., 1989–93) авторларының берсе. «Халыкара хокук» («Международное право», 1917–1972, М., 1976; 1973–1985, М., 1987; 1986–1990, СПб., 1992) библиографик белешмәсен төзүне башлап йөрүче һәм җаваплы мөхәррире.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Современные теории международно-правового признания. К., 1963; 

Признание государств в современном международном праве. К., 1965; 

Теоретические проблемы методологии исследования государства и права. М., 1975 (автордаш); 

Система международного права. К., 1983.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3; 

Тюрина Н.Е. Давид Исаакович Фельдман, 1922–1994. К., 2005.