Биографиясе

1946 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа.

Казан театр училищесен тәмамлый (1971).

Сәхнә эшчәнлеген, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Минзәлә татар драма театрында башлый.

1976 елдан — Татар драма һәм комедия театрында.

Иҗаты

Минзәлә татар драма театры сәхнәсендә Нәҗмиев социаль характеристикалар төгәллеге, тормыш дөреслеге белән аерылып торган, юморга бай Шофёр («Ана йөрәге», С.Кайтов), Әмшә («Хикмәтле Сәйфи», Р.Ишморат), Нияз («Соңгы хөкем», Т.Абдулмамутов), Илһам («Мария», А.Д.Салынский), Сәлмән («Гарасат», Г.Сабитов) рольләрен башкара.

Көчле характерлы актёр, эпизодлар остасы буларак, Нәҗмиев һәр ролен ышандырырлык итеп ачып бирә һәм тиз арада танылу ала. Аның уены халык юморы белән сугарылган, төрле чараларга бай, ул һәр образны индивидуаль якын килеп иҗат итә. Т.Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул» әсәре буенча куелган спектакльдә (1978) актёр бер-берсенә охшамаган, һәркайсы үзенә генә хас кабатланмас характерга ия булган дүрт карт ролен зур осталык белән башкара. Колобок образы («Трибунал», А.Е.Макаёнок) Нәҗмиев башкаруында герой килеп эләккән катлаулы психологик халәткә тирәнтен үтеп керә белүе белән аерылып тора.

Актёр иҗат иткән образлар арасында Ирбулат («Кайту», Р.Ишморат), Шәйхел («Ак күгәрченнәр», Р.Батулла), Надирша («Мәкәрҗәгә барган идек», И.Юзеев), Хәмитнур, Өлфәт («Тынгысыз өч көн», М.Мәһдиев), Мәрдәнша («Курай моңы», Ш.Шаһгали), Вагыйз («Назлы кияү», К.Тинчурин), Талут («Ител суы ака торур», Н.Фәттах), Рөстәм («Яз галәмәте», Р.Сәгъди), Полковник («Кураж ана һәм аның балалары», Б.Брехт) бар.           

Автор — Д.Ә.Гыймранова