Биографиясе

1808 – 1888 еллар.

Вильно (хәзерге Вильнюс) шәһәрендә университет тәмамлаганнан соң (1832 ел), шунда ук эшли.

1832 елда дәвалау йортлары эшен өйрәнү һәм хирургия инструментлары сатып алу өчен Вена, Париж, Берлинга җибәрелә.

1834–1861 елларда Казан университетында: профессор, оператив хирургия һәм күз авырулары кафедрасы мөдире, бер үк вакытта медицина факультеты деканы (1835–1836 еллар), атказанган ординар профессор (1859 ел).

1844 елда Россиядә беренче булып яман шешле аналыкны җиңсә аша алуны башкара (А.А.Китер белән бергәләп), 1847 елда эфир наркозы куллана.

Идел-Урал төбәгендә практик табиб буларак киң таныла.

Әдәбият  

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804-1904). Казань, 1904. Ч. 2.