Биографиясе

1894 елның 21 ноябре (3 декабре), Мәскәү — 1984 елның 10 июле, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлый (1919).

1921–1929 елларда Сәламәтлек саклау халык комиссариатының Биохимия институтында эшли.

1929–1933 елларда Казан университетының медицина факультеты биохимия кафедрасы мөдире.

Ленинград (1934–1940) һәм Мәскәү (1936–1959) университетлары профессоры. Бер үк вакытта СССР ФАнең Биохимия институтында (Мәскәү, 1935–1959) һәм Физиология институтында (Ленинград, 1944–1950) хайван күзәнәге биохимиясе лабораториясе мөдире, СССР Медицина фәннәре академиясе эксперименталь медицина институтында биохимия бүлеге мөдире (Ленинград, 1945–1952).

СССР ФАнең Молекуляр биология институты (хәзер Энгельгардт исемен йөртә) оештыручы һәм директоры (1959 елдан).

СССР ФАнең Биология фәннәре бүлеге академик-секретаре (1955–1959).

Фәнни эшчәнлеге

Илдә молекуляр биологиягә нигез салучыларның берсе.

Энгельгардт сулау фосфорилирлавы процессын (Казан) һәм (М.Н.Любимова белән бергә) миозинның ферментатив активлыгын ача. Сулау белән әчү процессларының үзара тәэсир итешүе физиологик механизмын (Пастер эффекты) аңлатып бирә.

Витаминнар һәм аденозинтрифосфор кислотасын җитештерүнең химиясен һәм технологиясен тикшерүгә, нуклеин кислоталары, аксымнар биосинтезы ферментларының структурасын һәм функциясен өйрәнүгә өлеш кертә.

Кире транскрипция («Ревертаза» проекты) буенча тикшеренүләр оештыра. Энгельгардтның эритроцитлар алмашына багышланган эшләре кан консервацияләүнең теориясе һәм практикасы өчен нигез була, әчү һәм сулау процессларын бәйлелектә тикшерүләре микробиологиядә, сәнәгатьтә, медицинада кулланыш таба.

Күп кенә чит ил фәннәр академияләре һәм гыйльми җәмгыятьләрнең әгъзасы.

«Биохимия» журналы баш мөхәррире (1944 елдан), «Молекулярная биология» журналына нигез салучы һәм аның баш мөхәррире (1966 елдан).

Бүләкләре

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1943, 1979).

Биш Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары; медальләр, шул исәптән СССР ФАнең М.В. Ломоносов исемендәге алтын медале, шулай ук чит илләрнең орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Хезмәтләре                                 

Окислительный распад фосфоглюконовой кислоты // Биохимия. 1938. Т. 3, вып. 4 (автордаш); 

Фосфорная кислота и функции клетки // Изв. АН СССР. Сер.биол. 1948. № 2; 

Поверхностно локализованная аденозинполифосфатаза (эктоапираза) ядерных эритроцитов. М., 1955 (автордаш); 

Молекулярная биология // Развитие биологии в СССР. М., 1967.

Әдәбият                

Волков Р.А., Вонский Е.В., Кузнецова Г.И. Выдающиеся химики мира: Биогр.справ. М., 1991; БСЭ. 3 изд. М., 1978. Т. 30.