Биографиясе

1911 елның 3 сентябре, Санкт-Петербург – 1979 елның 29 августы, Казан.

Ленинград тау институтын тәмамлый (1938 ел).

1931–1933, 1938–1950 елларда Урта Урал, Белоруссия ССР, Көнбатыш Себер, Төньяк Казакъстан, Төрекмәнстан ССР территорияләрендә геофизика партияләре җитәкчесе.

1950–1953 елда СССР Нефть сәнәгате министрлыгында геофизик разведка бүлегендә.

1953 елдан Казан университетында, разведкалауның геофизик ысуллары кафедрасын оештыручыларның берсе.

Фәнни эшчәнлеге

Яңа геотектоник гипотеза тәкъдим итә, промысел һәм гамәли (электр разведкасы, сейсмик разведка) геофизикада тикшерү алымнарын өйрәнә һәм камилләштерә.

Истәлеге

1944 елда Евро-Азия геофизика җәмгыяте (Мәскәү) тарафыннан Ю.А.Дикгоф исемендәге стипендия булдырыла, ул ел саен Казан университетының иң сәләтле студент-геофизигына бирелә.

Хезмәтләре

К вопросу об использовании электрокаротажных зондов большого размера для определения электрических параметров разрезов скважин // Аппаратура, методика и интерпретация геофизических наблюдений. Казань, 1968 (автордаш);

Физико-математические основы гидродинамического способа выявления коллекторов в процессе бурения скважин // Методика и интерпретация геофизических наблюдений. Казань, 1974 (автордаш).