- РУС
- ТАТ
(Polemonium), күкчелчәләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
50 гә якын төре билгеле, Евразиянең салкын һәм уртача поясларында, Төньяк һәм сирәк кенә Көньяк Америкада таралган.
Татарстан территориясендә бер төре – зәңгәр күкчел (P. caeruleum) барлык районнарда очрый. Дымлы урманнарда, куаклар арасында, тугайлы болыннарда үсә.
30-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы кыска. Сабагы туры. Яфраклары чиратлашкан, парсыз каурыйсыман, аскылары – озын саплы, өскеләре – утырма. Чәчәкләре зәңгәр, кыңгыраусыман, себеркәчле чәчәк төркеменә җыйналган. Җимеше – шарсыман өч оялы тартмачык. Июнь-июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә.
Үсемлекнең барлык өлешләрендә (башлыча, тамырларында) сапонин, сумала, органик кислоталар бар.
Тамыр һәм тамырчаларыннан ясалган төнәтмә тамак йомшарту һәм тынычландыру өчен кулланыла.
Декоратив, баллы үсемлек.
Зәңгәр күкчел
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.