Биографиясе

1931 елның 3 августы, Казан – 1983 елның 12 ноябре, Мәскәү.

1954 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, П.К.Штернберг исемендәге Астрономия институтында (ГАИШ, Мәскәү) эшли, астрофизика кафедрасы профессоры, бер үк вакытта ГАИШның Кырым станциясе мөдире (1961–1977 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре йолдызлар космогониясен һәм актив төшле галактикаларны өйрәнүгә карый.

Күп кенә Сейферт галактикаларын ача, астрофизикадагы нәсызыкча эффектларның тоткан урынын беренче булып билгели һәм үлчәнешләр теориясен төзи.

Формасы – газ болытларының гравитация һәм магнит кырлары геометриясе, ә үзләре йолдызара мохитнең тыгызлану процессы белән бәйле кометасыман томанлыкларның табигатен ачыклый. Телескоп көзгеләрен «Ньютон спирале» рәвешендә үзенә бер төрле юка шомарту ысулын тәкъдим итә.

Истәлеге

Мәскәү университетының Көньяк астрономик станциясенә һәм астероидларның берсенә Е.А.Дибай  исеме бирелә.

Хезмәтләре

Размерности и подобие астрофизических величин. М., 1976 (автордаш).

Әдәбият

Мартынов Д.Я. Активные ядра и звездная космогония. М., 1987.

Автор – Р.Г.Усманов