Башкортстан Республикасының Яшьләр эшләре дәүләт комитеты органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1994 елның августыннан Уфада аена 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә.

Төрле еллардагы мөхәррирләре — Р.М.Кашапов, Р.Г.Ногманов, 2000 елдан Р.Г.Миңнеәхмәтов.

Башкортстанда татар телендә чыга торган бердәнбер журнал.

«Тулпар» белән татар әдәбиятчылары Т.Н.Галиуллин, Л.Лерон, Р.Миңнуллин, С.Х.Хафизов һәм башкалар хезмәттәшлек итә.

Юнәлеше

Эчтәлегенең күп өлешен башлап язучы татар һәм башкорт авторларының проза, поэзия һәм публицистикасы алып тора.

Журналның төп темалары — яшьләр тормышының актуаль проблемалары, татарларның милли үзаңы үсеше, дин һәм әхлак мәсьәләләре.

Рубрикалары: «Социаль бәла-каза», «Сәхнә йолдызлары», «Күренекле якташлар», «Хобби», «Мәхәббәт — ул…», «Таһир-Зөһрә» һ.б.

Журналда чыккан материаллар Башкортстан һәм Татарстандагы иҗтимагый-сәяси процесслар белән бәйле проблемаларга, милләтара мөнәсәбәтләрнең актуаль аспектларына кагылып үтә.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен — «Тузганак», хатын-кызлар өчен «Ак калфак», Сатира һәм юмор яратучыларга «Көлке дә, гөнаһ та» кушымталары чыга.

Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм — Хрустальное перо» (2003 ел) бүләге лауреаты.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2019. Т.6, Ч.1;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.