Биографиясе

1947 елның 19 феврале, Красноярск шәһәре – 1983 елның 1 апреле, шунда ук.

1971 елда Красноярск университетын тәмамлау белән СССР Фәннәр Академиясе Себер бүлегенең физика институтында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күбүлчәмле комплекслы анализга, интеграль фаразлауга һәм цифрлы рекурсив фильтрларга карый.

Төгәл ялган кабарынкы өлкә читендә интегралланганда голоморф функцияләргә ортогональ булган тышкы дифференциаль формаларның сигма йомыклыгы теоремасын исбатлый.

Неванлинн-Джрбашян классындагы голоморф функцияләрнең нольләре күплеген тәгъбирли.

Хезмәтләре

О формах, ортогональных голоморфным функциям при интегрировании по границе строго псевдовыпуклой области // Докл. АН СССР. 1972. Т. 203, № 1;

Об интегральных представлениях для комплексных дифференциальных форм // Сибирский математический журн. 1972. Т. 13, № 4 (автордаш);

Differential forms orthogonal to holomorphic functions or forms and their properties. Amer. Мath. Soc. Providence. RI, 1983 (автордаш).

Әдәбият

Aizenberg L.A., Kytmanov A.M. On the scientific achievements of Shamil Abdullovich Dautov // Selecta Math. Sov. 1989. V.8, № 4.