Биографиясе

1925 елның 1 апреле, Бөгелмә шәһәре – 2001 елның 3 феврале, Краснодар шәһәре.

1951 елда Урта Азия политехник институтын (Ташкент) тәмамлый, шунда ук эшли.

1957 елдан Кыргызстан ФАнең Органик химия институтында, 1961–1969 елларда азык-төлек сәнәгатенең Краснодар фәнни-тикшеренү институтында (бүлек мөдире, 1964 елдан лаборатория мөдире).

1969 елдан Кубань технология университетында, шикәрле матдәләр технологиясе кафедрасы мөдире (1993 елга кадәр).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре шикәр җитештерү технологиясенә карый.

Сахарозаның сулы эремәләрдәге төзелеше теориясен, шикәр булмаганнарның кальций карбонатында йотылуын, шикәр җитештергәндә актив күмернең буяу матдәләрен йотуын өйрәнүгә яңача караш булдыра.

М.И.Даишев җитәкчелегендә илнең шикәр заводларында шикәр калдыкларын комплекслы техник эшкәртү мәсьәләләре хәл ителә; аның хезмәтләре нигезендә шикәр чималын эшкәртүче барлык заводлар өчен шикәр сәнәгате хезмәткәрләренең Бөтенсоюз киңәшмәсендә кабул ителгән (Рига, 1972 ел) шикәр чималын чистартуның үрнәк схемасы тәкъдим ителә; чөгендердән шикәр алу һәм сокны кальций карбонаты белән чистарту схемасы камилләштерелә, һәм ул үтә тиз туендыру-куерту известь-углекислота белән чистартуның классик схемасына альтернатива була.

Шикәр калдыкларының исраф булуын киметүгә, шикәр чыгышын арттыруга һәм ягулык сарыф ителү күләмен азайтуга юнәлтелгән фәнни эшкәртмәләре шикәр сәнәгатенең 30 лап заводында, шул исәптән Буа, Ульянов шәһәрләрендә, Башкортстан Республикасында, Алтай краенда, Кубаньда гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 35 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Хезмәтләре

К вопросу о теории мелассообразования // Сахарная пром-сть. 1970. №11;

Адсорбционная очистка карбонатом кальция в сахарном производстве // Изв. вузов. Пищевая пром-сть. 1972. №6;

Теоретические основы технологии сахара. Краснодар, 1997. Ч.1.