Биографиясе

1882 елның 6 гыйнвары, Казан — 1912 елның 13 марты, шунда ук.

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җиде сыйныфын (1897), Казан татар укытучылар мәктәбен (1902) тәмамлый.

Мәктәптә Ямашев демократик карашлы татар яшьләреннән торган түгәрәк оештыра. 1903 елдан РСДРПның Казан комитеты әгъзасы. Бертуган Алафузовлар заводында, Казанның башка предприятиеләрендә (1903), Казан татар укытучылар мәктәбендә (1904) марксистик түгәрәкләр оештыра. Татар теленә социал-демократик эчтәлекле листовкаларны («Ко всем рабочим города Казани», «К обществу» һ.б.) тәрҗемә итә.

1905–1907 елгы Россия революциясендә катнаша, РСДРПның Казан комитеты каршындагы татар төркемен җитәкли. Ямашев җитәкчелегендә большевиклар комитетының китаплар һәм листовкалар бастыру эше җайга салына. Яшерен фатирларда һәм үзенең өендә 6 гектограф урнаштыра; татар телендә сәяси листовкалар, брошюралар нәшер итә («Үрмәкүчләр һәм чебеннәр» — «Пауки и мухи», «Беренче адым» — «Первый шаг», «Төпчек патша» — «Царь-последыш», «Сыйныфка каршы сыйныф» — «Класс против класса» һ.б.).

1905 елда РСДРПның Казан комитеты тар-мар ителгәннән соң, Ямашев Уфага күчеп китә, РСДРПның Уфа комитетында татар-башкорт төркемен җитәкли. 1907 елның гыйнварында Оренбург шәһәрендә РСДРПның Уральск һәм Уфа комитетлары ярдәме белән татар социал-демократларының беренче легаль «Урал» газетасын нәшер итүгә ирешә. 1907 елда хөкүмәткә каршы материаллар бастырганы өчен, Ямашевка каршы тикшерү процессы башлана, ул 1909 елга кадәр сузыла.

1907 елның җәендә Казанга кайта, революцион эшчәнлеген дәвам иттерә. Шул ук елда, ирекле тыңлаучы булып, Казан университетының юридик факультетына керә (бераздан авыруы сәбәпле укуны ташлый). 1911 елда экстерн тәртибендә Казандагы Беренче ир балалар гимназиясен тәмамлый, Казан университетына кабат кереп, анда революцион түгәрәк оештыра. Г.Тукай, Ш.Мөхәммәдов, Г.Камал, М.Гафури һ.б. татар демократик зыялыларының иҗатына зур йогынты ясый.

Г.Тукай Ямашев үлеменә багышланган шигырендә болай яза: «Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп, Үткен акълы шул көрәшкә пакь көмештән юл булып».

Х.М.Ямашев татар яшьләр әдәби түгәрәге әгъзалары арасында (уңнан икенче)

Истәлеге

Казанның бер проспекты Ямашев исемен йөртә.

Әдәбият      

Хусаин Ямашев. К., 1972; 

Хасанов Х.Х. Революционер-интернационалист: Жизнь и деятельность Хусаина Ямашева. К., 1981.

Автор — Л.М.Айнутдинова