Эчтәлек

Сүзнең икенче мәгънәсе барлыкка килү кайчак шулай ук деривация  дип карала (елан – хайван, елан – елгыр).

Деривация процессында төп (мотивлаштыручы) һәм ясалма (мотивлашкан) тел берәмлекләре арасында үзенчәлекле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Лексик һәм синтаксик деривация була, синтаксик деривация әлеге төп конструкцияне үзгәртү юлы белән төрле синтаксик конструкцияләр ясалу процессын белдерә (эшчеләр өй салалар, өй эшчеләр тарафыннан салына).

Тамыр морфемалардан яңа лексик берәмлекләр ясалып, алар барлыкка китергән бөтен мәгънәләр дә деривацион мәгънәләргә карый. Мәсәлән, процессны белдерүче яз тамырыннан язма дигән исем ясарга мөмкин, бу очракта предметны белдерүче деривацион мәгънә барлыкка килә. Шулай ук предмет мәгънәсеннән эшне башкаручы (субъект) мәгънәсен аерып чыгарырга мөмкин: сәяхәтче, терлекче, тарихчы.

Әдәбият

Курилович Е. Деривация лексическая и деривация синтаксическая // Очерки по лингвистике. М., 1962;

Никитевич В.М. Теоретические аспекты деривации. Пермь, 1982;

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.

Автор –  Ф.Ә.Ганиев